Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үтте

2017 елның 8 декабре, җомга

7 декабрьдә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы яңа составтагы Иҗтимагый совет утырышы үтте. Утырыш барышында яңа редакциядә Иҗтимагый совет турында нигезләмә каралган. Иҗтимагый совет рәисе сайланган – ТКХ мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасының эшче төркем әгъзасы, ҖЧҖ "ИК "Бердәмлек" генераль директоры Халиуллин Радик Ханиф улы һәм   Иҗтимагый советның рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының  Иҗтимагый палатасының әгъзасы,  "Хезмәт саклауның төбәкара ассоциациясе" рәисе Габдрахманов Фәнил Исхак улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International