Татарстан Республикасы заказчылары белән 44 нче Федераль закон буенча семинар-киңәшмә узды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

3 июль көнне Татарстан Республикасы заказчылары белән традицион семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары И.Г. Багаутдинов 44 нче Федераль законга 01.07.2018 көннән кергән үзгәрешләр турында сөйләде.

Татарстан Республикасының ДУП “Сатып алу үзәге”нең генераль директор урынбасары Н.А. Шагиева белгечләрнең квалификациясе һәм сатып алу комиссиясе әгъзалары турындагы сорауларны әйтеп китте.

Әмәлдә беренче тапкыр административ хокук мөнәсәбәтләрдә бәхәсләрне карау буенча өченче суд коллегиясенең судьясы А.Е Кириллов катнашты. Ул дәүләтнең сатып алганда чыккан эшләрдәге арбитраж практикасы турында сөйләде.

Сатып алудагы контроль һәм 44 нче Федераль закон тәртибе буенча ризасызлык белдерү сорауларына Татарстан Республикасының Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең конрольдә тоту бүлеге җитәкчесе А.А. Яфизов әйтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International