Алдан килештерүсез чит илләрдән сатып алып булмый торган машина төзелеше продукциясе исемлеге киңәйтелде

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Исемлек 139-дан алып 190-га кадәр артты, аңа, аерым алганда керделәр:

Станоклар яки кул коралы (механик привод яки ансыз) өчен алмаш эш кораллары;

Тимердән яки чугуннан ясалган 50 л. алып 300 л. кадәр күләмле (механик яки җылылык җиһазларсыз) азык-төлек сәнәгате өчен цистерналар, бочкалар, барабаннар, канистралар, тартмалар һәм шундый ук күләмле савытлар;

Индивидуаль тышчалы җепселдән торган, җепсел-оптик кабеле;

Тегү машиналары (көнкүреш һәм «брошюра ясый торган» машиналардан башка;

Тереклек ияләренә ризык әзерли торган җиһазлар;

Кош тоту өчен машиналар һәм җиһазлар.

Документ: 05.07.2018 көннән 1370-р номерлы РФ Хокүмәте боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International