Финанслар министрлыгы ведомство контроленың кагыйдәләрен әзерләде (223 нче ФЗ буенча сатып алу турында)

2018 елның 20 июле, җомга

Проектта федераль дәүләт органнарының, алырның ведомство буйсынуындагы бюджет учреждениеләренең һәм унитар предприятиеләренең, сатып алуларын контрольда тоту билгеләнде.

Тикшерү турында ничек итеп искәртерләр.

Үзләренең килүе турында контролерлар 10 эш көне алдан хәбәр бирерләр. Тикшерү турындагы белдерүдә шундый мәгълүматлар булырга тиеш:

- төре (күчмә яки документар);

- башлау датасы һәм үткәрү вакыты;

- комиссия составы;

- оешманың контролерларга бирергә тиешле документлар исемлеге;

- комиссиянең эшләү шартларына тәэмин итү (биналар, элемтә, оргтехника һ. б.).

Ничек итеп тикшерәчәкләр.

Тикшерү алдыннан, дәүләт органы җитәкчесенең яки аның вәкил затының кулы куелган боерык биреләчәк.

Комиссия әгъзалары зказчының документларын сорарга, аның хезмәткәрләреннән аңлатма алырга, аңың объектларына керергә хокуклы. Шул ук вакытта контролерлар коммерция, дәүләт һәм башка саклаулы закон серләре нормаларын сакларга тиешле.

Документ: РФ Дәүләт карар проекты (иҗтимагый фикер алышы 12.07.2018 төгәлләнде)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International