Россия Федерациясенең Дәүләт думасына җиденче чакырылыш сайлаулары

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 18 сентябрендә Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт думасына җиденче чакырылыш депутаталар сайлаулары узачак.

Закон нигезендә, 225 депутатлар партия исемлекләре буенча сайланаячаклар, ә калган 225 – бер мандатлы округлар буенча. Татарстанда алты бер мандатлы сайлау округлары бүлеп бирелгән  – Идел буе, Мәскәү, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Үзәк округлары. 

Парламенка биш процентлы барьерны узган партияләр узачак, ә  округларга кандидатларына — шактый күпчелек тавыш җыярга гына кирәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International