Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашында кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен түгәрәк өстәл үткәрү турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

2019 елның III кварталында Татарстан Республикасының аерым министрлыкларының (ведомстволарының) дәүләт һәм муниципаль сатып алулар мониторингы нәтиҗәләрен карадылар.

 

«Карелиядә Дәүләт заказы атнасы-2019» форумы йомгаклары, шулай ук 2019 елның III кварталында «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» ТР Дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан уздырылган белем бирү чаралары турында фикер алыштылар.

Коррупциянең торышы һәм Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителә торган коррупциягә каршы тору чаралары турында доклад тыңладылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында» 04.04.2013 көннән 225 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International