Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУП белән берлектә, 2019 елның 31 октябрендә заказчылар белән 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча семинар-киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары И.Г. Багаутдинов 2019 елда үз көченә кергән һәм 2020 елда планлаштырылган 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр турында сөйләде.
«ТР сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУП юридик бүлеге башлыгы А.В. Солодянкин 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча контракт идарәчесе һәм сатып алу комиссиясе әгъзаларының квалификациясенә карата таләпләр турында сөйләде, контрактны төзү һәм үтәү, ЕИСта контракт үтәлеше турында мәгълүмат урнаштыру сорауларын яктыртты.
Семинар-киңәшмәнең 380 катнашучысы Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты һәм «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»ТР ДУП вәкилләреннән сораулар бирү һәм җаваплар алу мөмкинлеге алды.