Финанс оешмасы белән бәхәс туганда, Татарстан бизнесы финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә ала

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Судлар башкача финанс хезмәтләре кулланучыларыннан финанс оешмалары гамәлләренә шикаятьләр белән дәгъвалар кабул итми Шул ук вакытта, финанс оешмасы белән бәхәс туган очракта, Татарстан эшмәкәрләре, мәсьәләне җайга салу өчен, финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә алалар.

Сүз «Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Федераль закон нигезендә судка кадәр тәртиптә җайга салынырга тиешле бәхәсләр турында бара. Аның нигезендә, күпчелек очракта, финанс оешмасына карата судка дәгъва бирер алдыннан, финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Финанс вәкаләтле вәкиле түбәндәге финанс оешмалары белән бәхәсләрне карый: иминият компанияләре, банклар, микрофинанс оешмалары (МФО), ломбардлар, кредит кулланучылар кооперативлары (КПК), дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ).

Сезнең бәхәс финанс вәкаләтле вәкиле тарафыннан каралырга тиешлеме икәнлеген, берничә гади сорауга җавап биреп, махсус сервис ярдәмендә тикшерергә мөмкин.

Судка кадәрге тәртип кулланучы өчен мәҗбүри һәм түләүсез, дәүләт пошлинасы юк. Мөрәҗәгатьне карау вакытлары, суд дәгъвасын карау вакыты белән чагыштырганда, берничә тапкырга кимрәк. Финанс вәкиле карары финанс оешмасы тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш.

Мөрәҗәгать бирү кулланучыдан махсус белем таләп итми, авырсынган очракта, финанс вәкаләтле хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан аңа мөрәҗәгать рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Кирәк булганда, Хезмәт мөстәкыйль рәвештә һәм кулланучы өчен бушлай бәйсез экспертиза үткәрүне оештыра.

Мөрәҗәгать итү тәртибе буенча тулырак мәгълүматны финанс вәкиленең рәсми сайтында www.finombudsman.ru Белем базасы бүлегендә табарга яисә элемтә үзәгендә 8 800 200-00-10 телефоны буенча белергә мөмкин (Россия буенча шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International