«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.

Агачларны Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә Тарлашы авылы янында утырттылар.

"Хәтер бакчасы" - Россиянең һәм бөтен дөньяның йөзләрчә мең битараф булмаган халкын азатлык өчен көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү тирәсендә берләштергән хәрәкәт. Моннан тыш, акция экология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә юнәлдерелгән – шәһәрләрне яшелләндерү, урманнарны торгызу һәм углерод эзен киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International